Кичә Чувашстанның Шыгырдан авылында мөселман яшьләре җыены үтте. Әлеге җыенны Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Чувашстан мөфтие Әлбир Кырганов җитәкчелегендәге дин вәкилләре оештырды.
Чара 16.00 сәгатьтә башланып, кич буе дәвам итте. Кунакка Мәскәүнең Поклон тавында урнашкан мәчетнең имам-хатыйбы Ринат хәзрәт Галәветдинов, Чувашстанның Батыр районы башлыгы, Түбән Новгород, Татарстан кунаклары килгән иде. Татарстаннан әлеге чарага «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фондының актив катнашучыларыннан делегация барды.
«Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов сүзләренчә, әлеге чакыру алар өчен көтелмәгән булган. «Шыгырдан мин туган авылдан ерак түгел урнашкан. Чувашстан татарлары һәрвакыт актив булдылар. Алар белән элемтә урнаштырырга күптән җыена идек. Ниһаять, андый мөмкинлек туды. Безнең хезмәттәшлек әлеге җыеннан соң ныгыр, дип өметләнәм», - ди Җәүдәт әфәнде. Әлбир хәзрәт Кырганов исә әлеге яшьләр хәрәкәтенең берәр аланын үзләрендә оештыру мөмкинлеге турында да әйтте.
Җыен Чувашстандагы татар авылларында үткән мөселман лагерьларын йомгаклау тантанасы буларак үтте. Бирегә төрле сменаларда ял иткән нәни мөселманнар җыелган иде. Алар өчен төрле ярышлар (көрәш, аркан тартышу, кашыкка йомырка салып йөгерү һ.б. шундый уеннар) үткәрелде. Теләгән кешеләр өчен мәйданда концерт программасы да оештырылган иде.
Җыен барышында бөтен кунакларны да тәмле пылау, төрле сыйлар белән кунак иттеләр.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык