Быел VI Казан халыкара мөселман киносы фестивале 15-19 сентябрь көннәрендә “Родина” мәдәни-күңел ачу үзәгендә барачак.
Кинофорумның матбугат үзәгеннән хәбәр ителгәнчә, фестивальдә катнашу өчен гаризалар 30 июльгә кадәр кабул ителә. Бүгенге көндә фестивальдә 59 ил катнашу теләген белдергән. Сайлау комиссиясе эше нәтиҗәләре август башларында билгеле булачак.
Искә төшереп үтәбез, VI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең сайлау комиссиясен Бөекбритания режиссеры һәм продюсеры Овидио Салазар җитәкли. Комиссия составына Италиядән режиссер, журналист, педагог Микель Карлино; Ираннан режиссер, кино тәнкыйтьчесе Али Риза Шахрухи, Мисырдан сценарий язучы, профессор Әмир Самир; Һиндстан журналисты, Монреаль фестивале сайлаучысы Умма Дагуна; “Культура” газетының кино бүлеге мөхәррире, сәнгать белгече Светлана Хохрякова керә. Бүгенге көндә фестиваль жюриен раслау эше бара. Аның бер әгъзасы Иран актрисасы Гөлшифтә Фарахани булыр дип көтелә.
Фестивальдә Иран, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Сирия, Бөекбритания, Канада, АКШ, Франция, Һиндстан, Нидерланды, Россия Федерациясе, БДБ илләреннән кинематографистлар катнашу белән бергә, быел беренче тапкыр Гонконг кино төшерүчеләре дә үз картиналарын тәкъдим итә. Быел фестивальдә яңадан “Анимация” номинациясе кертелә. Фестиваль кунакларын иҗади очрашулар, күрсәтмә дәресләр, “түгәрәк өстәл”ләр, һәвәскәр кино фестивале көтә. Чара кысаларында Алжир һәм Һиндстан киносы көннәрен үткәрү дә планлаштырыла.
Фестивальне ачу һәм ябу тантаналары “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык