Кабарда-Балкар республикасы башкаласы Нальчикта дини яшьләр өчен җәйге алан эшли башлады. Әлеге аланның үзенчәлеге - биредә мөселман яшьләре дә, христиан яшьләре дә ял итә. «Толерантлык - уңышның нигезе» дигән шигарь астында үтүче лагерь 30лап яшь дин вәкилен җыйган. Алар 10 көн дәвамында биредә төрле мәсьәләләр турында фикер алышачак, тематик «түгәрәк өстәл»ләрдә, семинар-тренингларда катнашачак. Шулай ук яшьләр өчен бик бай мәдәни, спорт программасы да төзелгән, дип хәбәр итә «Кавказский узел».
«Төрле дин тотучы яшьләр бер-берсеннән ерагаймасын, дошманлашмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк», - дип белдерде Кабарда-Балкар президенты Арсен Каноков.
Әйтергә кирәк мондый лагерь беренче тапкыр гына үткәрелми. Моңа кадәр шушындый ук аланнар Ставрополь, Карачай-Черкес республикаларында оештырылган булган. «Ул вакытта без әлеге проектның нинди уңышлы булачагын уйлап та карамаган идек», - диде бу уңайдан Төньяк кавказ мөселманнары Координация үзәге рәисе Исмәгыйль хаҗи Бердиев.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык