Әлмәттән танылган татар зыялысы, дин галиме Ризаэтдин Фәхретдингә һәйкәл куелачак. Бу турыда шәһәр төзелеше шурасы утырышында карар кылынды. Шулай ук әлеге шура Әлмәттәге Габдулла Тукай һәйкәлен дә төзекләндерергә дигән карар кабул итте.
Әлмәтнең төрле ял парклары, үзәк урамнары да төрле зурлыктагы архитектура үрнәкләре белән бизәү күздә тотыла. Кечкенә һәйкәллләр белән беррәттән, Әлмәт төбәгендә танылган милиционер Харис Мөхәммәтҗановка да һәйкәл куярга ниятлиләр. Әмма әлегә аның нинди булачагы, кайда торачагы төгәл билгеле түгел.
Әлмәт кунаклары тиздән шәһәр сәгатен күреп тә шаккатыр, дип көтелә. Матур утлар белән бизәлгән зур сәгать төгәл вакытны гына күрсәтеп калмыйча, шәһәрне дә бизәп торыр.
Болардан тыш, тагын бер шатлыклы яңалык: Әлмәтнең үзәк китапханәсе дә төзекләндереләчәк. Проект буенча әлеге бина танымаслык булып үзгәрергә тиеш. Аның фасадын үзгәртү, тагыл бер өстәмә этаж төзү күздә тотыла. Яңартылган үзк китапханәгә шәһәрнең балалар китапханәсе дә күченәчәк.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык