Җәй - милли бәйрәмебез сабантуйлар чоры. Быел Удмуртия татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов сүзләренчә, республиканың татарлар күмәк яшәгән 16 төбәгендә сабантуйлар оештырылган.
Бәйрәм булачак мәйдан да нәкъ Сабантуй аланын хәтерләтә. Биредә Сабан туе әләмнәре, баганада чигелгән тастымал, читтәрәк өстәлдә уеннарда, ярышларда катнашучыларга күп санлы бүләкләр. Бәйрәмгә килгән кунакларны колгага эленгән тастымаллар күтәргән малай җитәкләп алып чыкты. Татарча җырлап, шигырьләр сөйләп башлады малайлар-кызлар бәйрәмне.
Сабантуйга хас булган күп уеннар каралган иде программада. Балалар капчык киеп тә узышты, багана башына менеп җитте, дөрес, тәрбияче апалары ярдәм итте. Көянтә-чиләккә су салып та, йомырка салган кашыкны авызларына кабып та узышты. Көрәш келәмендә дә бил алышты. Башта балалар ярышты. Соңрак уеннарда әти-әниләр, әби-бабайлар балалары, оныкларыннан калышмыйча катнашты.
“Шушындый бәйрәмнәрдә милли оешмалар җитәкчеләре дә читтә тормый. Алар мөмкин кадәр ярдәм дә итәргә тырыша”, диде Удмуртия татар иҗтимагый үзәге президенты Фнүн Мирзаянов. Аның сүзләренә караганда, бәйрәмнәр балалар күңелендә милли рух тәрбияләүдә, үзаңын үстерүдә, татар халкына карата горурлык булдыруда үз ролен башкарыр.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык