Нью-Йоркта кырым татарларына багышланган күргәзмә эшли

Нью-Йорктагы Украина музеенда кырым татарлары турында күргәзмә эшли башлаган һәм ул сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. СССР заманнарында ярты гасырлык чамасы сөргеннән соң туган

БӘЙЛЕ
2010 Июл 28
Нью-Йорктагы Украина музеенда кырым татарлары турында күргәзмә эшли башлаган һәм ул сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. СССР заманнарында ярты гасырлык чамасы сөргеннән соң туган җирләренә кайткан кырым татарлары тормышын яктырткан һәм “Безнең башка йортыбыз юк: кырымтатар репатриантлары” дип аталган әлеге күргәзмәнең ачылышында Украинаның БМОдагы илчесе Юрий Сергеев та катнашты, дип хәбәр итә Юрий Дулерайн Бөтендөнья кырымтатар конгрессы аша алынган мәгълүматта.

Күргәзмәдә исә кырым татарларының хатирәләре теркәлгән язмалар, фотосурәтләр һ.б. бар. 2008 елда булган фольклор этнографик экспедициясе нәтиҗәләре буларак, кырым татарларының сөйләмә тарихы, халык җырлары, хәзерге тел үзенчәлекләре мультимедия проектына тупланган. Нәкъ менә шулар берничә дистә ел дәвамында үз теленә рәсми хокукы булмаган халыкның тарихи хәтерен саклау чарасы булып тора. Мәгълүм булганча, 1944 елда Кырымнан Сталин режимы 20 меңләп татарны терлек ташый торган поезд вагоннарында сөргенгә төяп озата, Казакъстан далаларына җиткәнче аларның яртысы диярлек юлда үлеп кала. Әлеге милләт өчен үз йорты яшәү символына әйләнә, гаилә ядкаре буларак өй ачкычы кадерләп сакланган, чөнки аларны, иртәме-соңмы, Кырымга кайтасыларына ышаныч яшәтә, дип белдерә "Татар-информ". Хәзерге вакытта Кырым ярымутравында 300 мең тирәсе татар яши, бу исә андагы халыкның 15 проценты.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе