Калугада хәләл ит җитештерүчеләр кулга алынган

Калуга өлкәсенең Боровски шәһәрендә хокук сакчылары бер төркем цех эшчеләрен сәер рәвештә кулга ала. Алар беркемне дә кисәтмичә шәһәрдәге

БӘЙЛЕ
2010 Июл 27

Калуга өлкәсенең Боровски шәһәрендә хокук сакчылары бер төркем цех эшчеләрен сәер рәвештә кулга ала. Алар беркемне дә кисәтмичә шәһәрдәге хәләл тавк ите җитештерә торган цехкабәреп керәләр, 14 эшчене шунда ук кулга алалар.

Кулга алынган вакытта эшчеләр цехның тулай торагында була. Аларны торактан алып чыгалар, кечкенә генә бер бүлмәгә кертеп туыралар һәм тенти башлыйлар.

Тентү вакытында эшчеләрнең караватында граната табыла. Шулай ук аларның күбесенең рәсми теркәү үтмичә генә эшләгәне ачыклана. 14 хезмәткәрнең 13е Үзбәкстан һәм Таҗикстан гражданнары икән. Бер эшче Россия гражданы булып чыга. Аны кулга алмыйлар, җибәрәләр. Цех җитәкчесен исә ришвәт бирүдә гаеплиләр.

Шаһитләр сүзләренчә, хәләл цех хезмәткәрләрен кулга алу бик дорфа формада була. Хокук сакчылары үзләрен ямьсез тота. IslamNews.ru сайты хәбәр итүенчә, кулга алынучылар арасында балигъ булмаган яшүсмер дә булган. Әмма аны да тиешле шартларда кулга алмаганнар.

Цех хезмәткәрләренә каршы кузгатылган җинаять эшләре Балабанов шәһәре тикшерү комитетына тапшырылган. Хокук сакчыларының мондый тизлектә эшләвенә барысы да таң калырлык.

Кулга алынучыларның туганнары кул кушырып утырырга җыенмый. Алар инде кеше хокукларын саклау комитетына мөрәҗәгать иткәннәр.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе