Болгар мәчете Президентка тәкъдим ителде

Кремльдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Болгардагы мәчет комплексы дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы проекты презентацияләнде. ТР Дәүләт Киңәшчесе

БӘЙЛЕ
2010 Июл 27

Кремльдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Болгардагы мәчет комплексы дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы проекты презентацияләнде. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев презентация барышында билгеләп узганча, Сергей Шәкүров Кол Шәриф мәчете авторларының берсе булганга, бу мәчет проекты тәүге вариантында Кол Шәрифне хәтерләткән. “Беренче фикер алышулар вакытында мәчет гөмбәзләрен үзгәртергә кушылды. Проектны эшләү барышында республикадагы башка мәчетләр манаралары өйрәнелде”, - ди Минтимер Шәймиев.

Проект нигезендә, Болгардагы мәчет комплексы мәчет бинасыннан тыш, мәдрәсәне һәм шәйхел ислам (яки мөфти) рәсми очрашулар уздыру өчен каралган резиденцияне берләштерә.Мәдрәсә үз чиратында, уку сыйныфларыннан, шәкертләр өчен тулай торактан тора. Биналарның гомуми мәйданы 1671,1 кв. метр. Мәдрәсә 485,5 кв. метр, мәчет 700,1 кв метр, резиденция 485,5 кв. метр мәйданны биләп торачак. Парк зонасы мәйданы 4100 кв. метр булыр дип уйланылган. Территориянең ландшафтын хәл иткәндә дә комплекслы якын килү каралган.

Сергей Шәкүров белдерүенчә, гыйбадәт кылу өчен мәчетнең эчендә һәм ишек алдында мөмкинлекләр каралган. 3 катлы мәчет бинасының гыйбадәтләр залы 200 кв. метр мәйдан биләячәк. 150 кешегә исәпләнгән зал, иң күбе 200 кешене сыйдырачак. Ә бирегә сыймаучылар өчен ишек алдында каралган гыйбадәт өчен ачык мәйдан -2 мең кв. метрга якын.

Болгардагы бу мәчет комплексын Икмәк музее белән Көньяк капка аралыгында сафка бастыру ниятләнә. Президент Рөстәм Миңнехановны комплекс территориясен киңәйтү мөмкинлеге кызыксындырды. Сергей Шәкүров аңлатканча, проектны эшләгәндә, территорияне киңәйтү мөмкинлеге дә күздә тотылган.

Мәчет, мәдрәсә биналарын ялтыратылмаган мәрмәр белән тышлау хакында килешенде. Аның бары төсмерләре генә беркадәр аерылачак. Эчке ягын, кеше йөри торган урыннарны гранит белән бизәкләү мөмкинлеге карала. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу материал зуррак чыгымнар таләп итүгә карамастан, бизәкләүдә озакка чыдамлы материал куллану бик мөһим. Президент комплекс проекты белән танышып чыкканнан соң, аңа югары бәя бирде һәм аны гамәлгә ашыруда уңышлар теләде. Проект авторлары соңыннан хәбәр итүенчә, аңа тиздән старт биреләчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе