Киләчәк Рамазан ае вакытында Согуд Гарәбстанында 2 миллионга якын терлек (нигездә, сарык бәрәннәре) сатылачак, дип хәбәр итә “Әл-Хәят” газетасы. Шул ук матбугат чарасы соңгы арада илдә ит бәяләре арту турында да яза. Шуңа күрә җирле халык читтән кертелә торган катырылган ит алуны кулайрак күрә башлаган.
Әле күптән түгел генә Согуд Гарәбстанында читтән кертелгән ит куллану җәмәгатьчелек тарафыннан хупланмый торган гамәл исәпләнгән. Әмма бәяләр арту вазгыятьне үзгәрткән.
Газета китергән мәгълүматлар буенча, хәзер ил базарларында тере сарык бәрәне өчен уртача 1000-1100 согуд риалы (270-300 доллар) түләргә кирәк. Тере дөя исә 3-5 мең риал (800-1300 доллар) тора. Шулай итеп, Согуд Гарәбстаны мөселманнары сәхәр ашларын, ифтарларын үзләрендә үстерелгән, яңа иттән түгел, ә читтән китерелгән катырылган иттән әзерләргә мәҗбүр булырга мөмкин.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык