Төркиянең Дин эшләре буенча министрлыгы Рамазанга әзерлек чорында һәм Рамазан аенда уздырылачак чаралар турында хәбәр итте.
Рамазан аенда министрлык һәр дин тотучыга вәгазьләр барып җитсен өчен тырышачак. Аерым алганда, мәчетләрнең хатын-кызлар өчен каралган өлешен тәртипкә китерү һәм киңәйтү көтелә, шулай ук балаларын мәчеткә алып килүче ата-аналарны колач җәеп каршы алачаклар.
Быел Рамазан ае августка туры килү сәбәпле, Диннәр эшләре буенча идарә кыр эшләре белән мәшгуль булган мөселманнар һәм туризм хезмәткәрләре турында кайгыртырга алына. Мөселманнар - мондый шартларда да гыйбадәт кыла алсын, балалар дин курсларда укый алсын өчен, «күчмә» мәчетләр (чатырлар) кору көтелә, дип яза «Татар-информ».
Дин әһелләре хастаханәләрдә, төрмәләрдә, балалар йортларында эш алып барачак, мохтаҗ мөселманнар турында кайгыртачак, ә мәчетләр каршында ифтарлар (көне буе ураза тотканнан соң авыз ачу) оештырылачак. Бу хакта Cihan.com.tr хәбәр итә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде