Әзәрбайҗанның Баку шәһәрендә «Дәүләт һәм дин мәсьәләләре: тарихи традицияләр һәм яңа юллар» дип аталган халыкара конференция оештырылачак. Ул 1-2 декабрьдә үтәчәк, дип хәбәр итә ru.apa.az сайты.
Дин эшләре буенча Дәүләт комитеты карамагындагы Киңәшмә шурасы рәисе Һидаят Оруҗев сүзләренчә, быел Бакуда үткәрелгән Дин вәкилләренең халыкара саммиты бөтен дөньяда зур кызыксыну уяткан. Әлеге конференция саммитның кайтавазы кебек булачак, дип белдерде ул.
Чарага дәүләт органнары карамагындагы дин эшләре идарәсендә эшләүче җитәкчеләр, танылган дин вәкилләре, сәясәтчеләр чакырылган. Чараның үзенчәлеге шунда булачак ки, биредә бер генә дингә өстенлек бирелми. Конференциядә төп конфессия вәкилләре барысы да чакырулы. Шуңа күә катнашучылар дәүләт белән дин дуслыгын гына түгел, ә илдә бер-береңә түзем булу, дуслык механизмнары турында да фикер алышыр ниндидер мөһим нәтиҗәгә килер, дип көтелә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык