«Балтач» хәләл индустрия паркын төзүдә тәүге адым

24 июльдә  Казан Кремлендә «Балтач» хәләл индустриаль паркын үстерү буенча «Amanah Raya Berhad» компанияләр төркеме (гамәлгә куючысы – Малайзия Хөкүмәте) һәм

БӘЙЛЕ
2010 Июл 26

31,1 Kb24 июльдә  Казан Кремлендә «Балтач» хәләл индустриаль паркын үстерү буенча «Amanah Raya Berhad» компанияләр төркеме (гамәлгә куючысы – Малайзия Хөкүмәте) һәм «Линова» инвестиция-финанс компаниясе арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды.

Документка «Amanah Raya Berhad» компанияләр төркеме идарәчесе һәм ислам бизнесы һәм финансларын үстерү коммерцияле булмаган фонды президенты Линар Якупов кул куйды. Документ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Малайзия Премьер-министры канцеляриясе каршындагы министр Мөхәммәд Назри Абдул Азиз әфәнде белән очрашуы кысаларында имзаланды.

13 кешедән торган Малайзия делегациясенең Татарстанга визиты 23 июльдә башланды. Июнь ахырында әлеге илнең вәкилләре Казанда II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитында катнашты, ә бу юлы алар Татарстанга машина, вертолетлар төзү, мәгариф, химия, нефть химиясе һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү кысаларында сөйләшүләр алып бару өчен килде. Хәзерге вакытта ТР Президентының Малайзиягә визиты әзерләнә.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов журналистларга биргән интервьюсында хәбәр иткәнчә, меморандумга кул кую - «Балтач» хәләл индустрия паркын төзүдә тәүге адым, Малайзия аның бер инвесторы булачак. «Иртәгә без хәләл индустрия паркның урнашу урынын караячакбыз, һәм проект гамәлгә ашырыла башлаячак», - дип белдерде министр. Аның сүзләренә караганда, «Балтач» хәләл индустрия паркы ачылганнан соң 100 дән артык эш урыны булдырылачак.

Хәләл индустрия паркларга авыл җирләрендә, шулай ук мөселманнар күпләп яши торган урыннарда ихтыяҗ зур булыр дип көтелә. «Балтач» хәләл индустрия паркы булдырачак мәйданчыкта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең мәнфәгатьләре сыйфатлы һәм кыйммәт булмаган продукция көткән базар мәнфәгатьләре белән очрашачак. Хәләл индустриаль парк продукция хәрәкәтенең бөтен чылбырын (җитештерү белән шөгыльләнүче кече һәм урта эшкуарлардан алып, кулланучыга кадәр) берләштерәчәк. Хәләл индустрия паркы җитештергән продукцияне базарга чыгару белән шөгыльләнәчәк махсус компания («Линова-Трейд») булдырылган инде.

Индустриаль паркта шәригатьнең әхлакый нормалары (исерткеч эчемлекләр, сүгенү сүзләре кулланудан баш тарту) кертеләчәк. Резидентлар үз продукцияләренең сертификация узачагын истә тотарга тиеш, дип хәбәр итә «Татар-информ»..


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе