Грозныйда мөселман яшьләре форумы төгәлләнде. Җыенның төп идеясе - Төньяке Кавказ федераль округында керүче төбәкләрдәге мөселман яшьләренә тәҗриҗбә уртаклашу һәм элемтәләр булдыру өчен мөмкинлек тудыру. Форумның төп нәтиҗәсе: биредә яшьләр төрле төбәкләрдә куллынырга яраклы рухи тзрбия стратегиясен төзеде, дип хәбәр итә «Грозный-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Оештыручыларның берсе булган Ваха Хашханов йомгаклау докладында әлеге җыенның асыл максатлары турында сөйләп үтте. «Безнең алда торган төп бурыч - ул үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү. Тәрбияләү барышында безнең ике таянычыбыз бар: берсе - ислам, икенчесе - туган халыкның гореф-гадәтләре. Монда Чечня республикасында 30дан артык милләт вәкиле яшәвен дә истә тотарга кирәк», - диде ул.
Форумда катнашучылар диннәр иреге турында озаклап фикер алышты. Нәтиҗәдә, барлык катнашучылар да кеше йөрәгенә якын булган теләсә кайсы дин вәкиле булырга мөмкин. Биредә аның милләте зур роль уйнамаска да мөмкин, дигән фикергә киленде.
Шулай ук форумда катнашучылар төбәкләрдәге яшьләр үзләре дә актив булырга тиеш, дип саный. Кемнеңдер китереп биргәнен генә көтеп утырырырга ярамый. Шуңа күрә җыенда төбәкләр белән эшне җайга салырга, дигән карарга килделәр

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык