Әлеге вакыйганы шәрехләп, «Ихлас» мәчетенең имамы Мөхәммәд хәзрәт Галләмов: «Бүгенге социаль-икътисадый шартларда базар икътисадын үзләштерү, анда актив рәвештә катнашу бик мөһим. «Ихлас» мәчетенә йөрүче мөселманнар арасында эшкуарлар да күп. Аларның барысы да диярлек 2009-2010 елларда үткәрелгән ислам икътисады һәм финанслары буенча төрле саммитларда катнашкан кешеләр. Алар мәчеттә берләштеләр дә, «Ихлас-инфест» дигән финанс компаниясе оештырып җибәрделәр», - дип белдерде.
Сүз уңаеннан, Уфаның «Ихлас» мәчете инде күптән мөселман комплексына әверелде. Биредә мөселман зыялылары клубы эшләп килә. Мәчетнең үз типографиясе, телевидение студиясе бар. Мәчет карамагындагы «Мир туризма» һәм «Тауаф-тур» ислам туристлык фирмалары, «Ихлас« кибете һәм хәләл кафе мөселманнарга хезмәт күрсәтә.
Мәчетенең имамы Мөхәммәд хәзрәт Галләмов сүзләренчә, һәрбер мәчет тә шундый ислам үзәге булсын иде. Бирегә килгән һәрбер кеше үзенә кызыклы әйбер, аңлау, яклау табарга тиеш, дигән имам «Ислам.ру» хәбәрчесенә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык