Швеция парламенты мал-туарны дин кушканча дөрес итеп чалуны 1938 елда тыйган була. Әлеге чара илдәге яһүдләрнең хокукларын кысу максатыннан эшләнә, дип яза «Dagens Nyheter» газетасы. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң барлык илләрдә дә мондый дискриминация чаралары бетерелә. Швециядә исә һаман да хәләл булмаган ит кенә җитештерәләр.
Әлеге законны юкка чыгару омтылышлары булгалаган. Әмма хайваннарның хокукларын саклау җәмгыятьләре һаман да бу законны яклап чыга. Нәтиҗәдә, мөселманнар һәм яһүдләр хзәләл ит ашый алмыйча интегә.
Христиан дине вәкилләре Свен-Бернард Фаст, Каролин Крук, Питер Вайдеруд һәм Карин Виборн матбугатта әлеге законны юкка чыгаруны сорап, язып чыктылар. Әлеге язмада алар мөселманча һәм яһүдчә чалынган малның интекмичә үлүен, мондый итнең файдалы булуын искәртеп үтә. «Парламент вәкилләре моны, ниһаять, аңлар һәм мондый акылга сыймаслык законны юкка чыгарыр», - дигән өметтә кала.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык