Японнар ислам икътисадын яулый

Япония компанияләре, 3 еллык тәнәфестән соң, янә ислам финанслары базарына әйләнеп кайтты, дип хәбәр итә «Ислам.ру» «АrabNews» каналына сылтама белән. Япониянең «Nomura

БӘЙЛЕ
2010 Июл 26

Япония компанияләре, 3 еллык тәнәфестән соң, янә ислам финанслары базарына әйләнеп кайтты, дип хәбәр итә «Ислам.ру» «АrabNews» каналына сылтама белән.

Япониянең «Nomura Holdings» инвестиция банкы «Kuwait Finance House» компаниясенең Малайзиядәге бүлекчәсендә сукук иджара мөселман облигацияләрен чыгартты. Икеелылк облигацияләрнең гомуми суммасы 100 миллион доллар тәшкил итә.

Малайзиядәге чыганакларда булган мәгълүматлар буенча, Япониянең тагын бер оешмасы - «Sumitomo Corporation» сәүдә компаниясе шулай ук ислам кануннарына туры килә торган кыйммәтле кәгазьләр чыгарырга җыена. Әмма үз илендә һәм җирле акчалар белән. Шулай да, бу кыйммәтле кәгазьләр сукукның классик моделе буенча төзелә алмаячак, чөнки Япония кануннарында сукук чыгару буенча норматив документлар әлегә юк.

Nomura исә моңа кадәр 70 миллион доллар күләмендә мөрабах принцибы буенча проект башлап җибәргән иде. Проектны оештыручы – «ABC Islamic Bank» ( ул «Arab Banking Corporation»ның бүлекчәсе). Шулай ук «Nomura Al-Tawfeek Investment» оешмасы башлап җибәргән япон акцияләреннән торган хәләл инвестиция фонды эшчәнлегендә идарәче вазыйфасында катнашты. Моннан 2 ел элек исә Япониядән тагын бер инвестицион компания – «Daiwa Securities» Ислам индекс фондын (ETF) эшләтеп җибәрде һәм аны Сингапур фонд биржасында теркәде.

Япония оешмалары шулай ук ислам иминияте – тәкәфул - өлкәсендә дә актив эш алып бара. Мәсәлән, «Tokyo Marine & Fire Insurance» иминият компаниясе «Hong Leong Islamic Bank» белән Малайзиядә уртак бизнес ачып җибәрде һәм үз бүлекчәсен Дубайда да ачты.

Япониядә ислам финансларына игътибар арта. Бу җирле компанияләрнең эшчәнлеге белән дә, илнең башкаласы Токиода махсус семинарлар оештырылуда да чагыла.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе