Италиянең Комо шәһәрендәге Мәүләнә Җәләлетдин Руми исемендәге мәдәни үзәк мөселман яшьләре өчен олимпиада үткәрә. Олимпиада традиция буенча саф һавада оештырылачак. Ислам буенча белемнәрен күрсәтергә теләгән яшьләр бергә җыелышып табигатькә чыгачак, дип хәбәр итә «Исламский портал»..
Чарада катнашучылар Италиянең төрле шәһәрләреннән җыелган. Алар арасында Комо, Милан, Триеста дан килүчеләр шактый булган. Катнашучылар өч командага бүленеп көч сынашкан: Мави Мармара, Таква һәм Мәүләнә командалары.
Мәдәни үзәк җитәкчеләре әйтүенчә, әлеге чара яшьләрдә исламга карата кызыксыну уяту, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү максатыннан оештырыла. «Әлеге олимпиадаларда яшьләр дини белем буенча ярыша. Ярышлар бик киеренке рухта бара. Катнашучылар бик максатчак, барысы да җиңәргә омтыла. Кайвакыт фәнни бәхәсләр дә килеп чыккалый. Без моңа сөенәбез генә. Яшьләр үз фикерен әйтә, аны исбатлый, аңлатып бирә ала икән, бу бик яхшы бит. Ел саен катнаша торган уенчылар да бар. Алар әлеге ярышка ел буе әзерләнә, китаплар укый. Сораулар да елдан-ел катлаулана бара», - ди оештыручыларның берсе.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык