Төркмәнстанда иң борынгы мәчетне төзекләндерәләр

Төркмәнстанда иң борынгы мәчетне төзекләндерү эшләре башланган, дип хәбәр итә «Туркмен-информ» агентлыгы. Төрекмәнстандагы иң борынгы мәчет

БӘЙЛЕ
2010 Июл 26

Төркмәнстанда иң борынгы мәчетне төзекләндерү эшләре башланган, дип хәбәр итә «Туркмен-информ» агентлыгы.

Төрекмәнстандагы иң борынгы мәчет булып Балкан төбәгендә урнашкан Машад-ата мәчете санала. Аны шулай ук Шир-кабир дип атыйлар. Әлеге мәчет суфи шәех Гали ибн-Суккари мавзолее да булып тора. Бу тарихи һәйкәл бүгенге Төркмәнстанның көньяк-көнбатышында, Дехистан (Машат-Мисриан) оазисында урнашкан. Белгечләр фикеренчә, XII гасырда төзелгән бу мәчет безнең эрага кадәр III гасырдан башлап, безнең эраның XIV гасырына кадәр яшәгән цивлизация тарафыннан төзелгән. Монголлар явы вакытында бу цивилизация тар-мар ителә, әмма соңыннан янә үсеп китә ала. Бу җирләрдә сулар кипкәч, биредәге шанлы дәүләт юкка чыга.

Тарихи һәйкәлне төзекләндерүдә Мары һәм Куняургенчтан җирле белгечләр, шулай ук Россия һәм Америкадан чакырылган архитекторлар да катнашкан. Төзекләндерү «Мәдәни мирасны саклау» дигән дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла.

Сүз уңаеннан, бу архитектура һәйкәле ЮНЕСКО исемлегенә дә кертелергән. Төзекләндерүдән соң ул Төркмәнстанның үзәк туристик корылмасына әйләнергә мөмкин. Туристлар агымының артуына Бәрәкәт -Этрек маршруты буенча йөри торган, Иран, Төркмәнстан һәм Казахстанны берләштереләчәк тимер юл төзү дә ярдәм итәчәк, дип күздә тотыла.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе