Нигериянең башкаласы Лагос шәһәреннән Казанга «Рубин» футбол командасының яңа уенчысы килеп җитте. Нигерия җыелма командасы һөҗүмчесе Обафеми Мартинс хәзер Казанда чыгыш ясаячак. Яңа уенчыны тантаналы рәвештә каршы алганнан, аңа футболка һәм түбәтәй тапшырганнан соң, шунда ук матбугат конференциясе дә оештырылды. «Советский спорт» газетасы журналистының соравына җавап биреп, Мартинс, әнисенең мөселман динен тотуын, ә әтисенең христиан булуын әйтте. Шуңа да карамастан, уенчы үзе мөселман.
Әмма Татарстанның мөселман республикасы булуы аның «Рубин»га күчүенә йогынты ясадымы, дигән сорауга Обафеми Мартинс турыдан-туры җавап бирмәде, толерантлык саклап, «Монда мөселманнар күп булуын ишеттем», - дип кенә җаваплады.
25 яшьлек Обафеми Мартинс моңа кадәр Германиянең «Вольфсбург» командасы өчен чыгыш ясады. Аңа кадәр ул «Интер» (Италия) һәм «Ньюкасл Юнайтед» (Англия) командаларының данын яклады. Быел Обафеми Мартинс Нигерия җыелма командасы составында Көньяк Африка Республикасында үткән футбол буенча дөнья беренчелегендә дә катнашты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык