24 июльдә Балык Бистәсендә мөселманча Сабантуй гөрләде. Башта әлеге бәйрәм районның үзәк мәчетендә үткәрелгән мөселманча җәйге лагерьның йомгаклау чарасы буларак кына тәгаенләнгән иде. Әмма Сабантуй бөтен район мөселманнары өчен чын бәйрәмгә әверелде.
Сабан туе район үзәгендәге «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында үтте. Кунакка журналистлар, ТР Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәизев, ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Дин эшләре идарәсе рәисе Ринат Вәлиуллин, Балык Бистәсе районы хакимият башлыгы Илһам Вәлиев та килгән иде. Алар бәйрәмдә соклануларын яшермәдле. Илдус хәзрәт Фәизев бигрәк тә җәйге мөселман лагерьларының файдалы булуын билгеләп үтте. Яшь буынна дингә тарту өчен менә дигән чара, дип билгеләп үтте ул.
Сабантуйда балалар төрле ярышларда катнаштылар. шулай ук мөнәҗәт әйтү, хәдисләр сөйләү, җыр буенча да конкурслар булды. Балалар аларда бик теләп катнашты.
Әйтергә кирәк, Балык Бистәсендә мондый мөселман Сабан туе беренче тапкыр гына үткәрелми. Моңа кадәр ике ел рәттән мондый чара районның үзәк мәчете территориясендә оештырыла иде. Быелгы бәйрәм исә мәчет кысаларыннан чыгып, районкүләм чарага әверелде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык