Татарстанда «Балтач» хәләл индустрия паркы булырга мөмкин

Татарстанда «Балтач» хәләл индустрия паркы булырга мөмкин. Бу өлкәдә эш алга китәргә тора. Чөнки Малайзиянең  «Амана Райя Берхад» компанияләр төркеме белән Казандагы

БӘЙЛЕ
2010 Июл 23

37,92 KbТатарстанда «Балтач» хәләл индустрия паркы булырга мөмкин. Бу өлкәдә эш алга китәргә тора. Чөнки Малайзиянең  «Амана Райя Берхад» компанияләр төркеме белән Казандагы «Линова» компаниясе арасында «Балтач» хәләл индустрия паркын үстерү буенча Меморандум шушы көннәрдә имзаланыр дип көтелә. Әлеге тантана Малайзия делегациясенең ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы вакытында булачак.

Малайзия делегациясе бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булды. Министр урынбасары Булат Фәхретдинов, Казандагы «Линова» компаниясе вәкилләре белән Малайзия Премьер-министры каршындагы канцелярия министры Мөхәммәд Назри Азиз очрашып, алга таба хезмәттәшлек турында сөйләште, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Малайзия делегациясе Татарстанга эш сәфәре вакытында «Казан компрессормаш» ААҖ, «Q-Park» логистика терминалында, Казан дәүләт медицина университетында булачак. Программада шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашу да каралган.

Узган ел тышкы сәүдә әйләнеше күләме буенча Малайзия 61 нче урын алган. 2008 елга караганда, 2009 елда ике арада тышкы сәүдә әйләнеше күләме 4,1 тапкырга үскән һәм 4039,6 мең доллар тәшкил иткән. Алар барысы да импорт операцияләре. Агымдагы елның беренче кварталы йомгакларына килгәндә, тышкы сәүдә әйләнеше күләме 712,5 мең доллар булган. Шуның 190 мең доллардан артыгы-экспорт, 522 мең доллары –импортка туры килә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе