Испания парламенты депутатлары Франциядәге хезмәттәшләренә иярмәде: бу илдә пәрәнҗә киюне тыймаячаклар.
Әлеге закон проектын консерваторлар партиясе тәкъдим иткән иде. Консерватив Халык партиясе депутатлары фикеренчә, пәрәнҗә йөзне каплап тора. Нәтиҗәдә, хатын-кызларның хокуклары кысыла. Аны тыю илдәге хатын-кыз хокукларын ныгытачак, ди алар. Әмма парламентта күпчелекне тәшкил иткән социалистлар моңа каршы булу сәбәпле, канун кабул ителмәгән.
Әлегә Испаниядә җәмәгать урыннарында пәрәнҗә кию бары төбәкләр дәрәҗәсендә генә тыелган. Мәсәлән, үткән айда Барселона да, Каталониянең башка шәһәрләре сыман, муниципаль биналарда йөзне каплый торган кием киюне тыйды, дип хәбәр итә DAPD агентлыгы.
Гомумән алганда, Испаниядә бүген 1 миллионнан артык мөселман яши. Аларның күпчелеге – Каталония һәм Андалусиядә. Әмма бу төбәкләрдә дә пәрәнҗә киюче мөслимәләр аз.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде