Бүген Грозныйда Төньяк Кавказ мөселман яшьләре өчен дини форум башланды. Ул «Иман – тынычлыкка һәм бердәмлеккә илтүче юл» дигән шигарь астында үтәчәк. Форум эшчәнлегенә Төньяк Кавказ федераль округында яшәүче, үз төбәкләренең дини һәм иҗтимагый тормышында актив катнашучы мөселманнар җәлеп ителәчәк, дип хәбәр итә Чечня Президенты матбугат хезмәте. Чараны Чечня республикасының Дини-әхлакый тәрбия үзәге оештыра.
Мәртәбәле кунак буларак форумга Чечня Президенты Рамзан Кадыйров, Төньяк Кавказ мөселманнары Координация үзәге рәисе Исмаил Бердиев, Владикавказ һәм Ставрополь архиепискобы Феофан, Чечня парламенты рәисе Дуквах Габдрахманов кебек танылган дин вәкилләре чакырылган.
Әлеге форумның максаты – тәҗрибә уртаклашу, Төньяк Кавказ төбәкләрендәге әйдәп баручы мөселман эшлеклеләре арасында багланышлар булдыру, яшь буынны тәрбияләүдә бердәм стандартлар булдыру, дип хәбәр итә «Кавказский узел» сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык