Исерек машина йөртүчеләргә көн бетә

РФ Президенты машина йөртүчеләргә алкогольне тулысынча тыю турындагы законга кул куйды. Шушы арада «Юл хәрәкәте иминлеге турындагы» законның 19 маддәсенә тиешле

БӘЙЛЕ
2010 Июл 23

25,63 KbРФ Президенты машина йөртүчеләргә алкогольне тулысынча тыю турындагы законга кул куйды. Шушы арада «Юл хәрәкәте иминлеге турындагы» законның 19 маддәсенә тиешле үзгәрешләр кертеләчәк.

Законга төзәтмәләр юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатыннан эшләнә. Чөнки юлдагы күңелсезлекләрнең күбесе исерек йөртүчеләр аркасында килеп чыга икән. Хәзер исерткеч эчемлекләр кулланган, наркотик яки башка мәтда куллану нәтиҗәсендә исергән халәттә машина йөртү тыела.

Шулай ук Административ хокук бозулар кодексына да үзгәрешләр кертелә. Чөнки моңа кадәр әлеге кодекс буенча 1 литр канда этил спирты күләме 0,3 граммнан яки үпкәдән чыккан 1 литр һавада 0,15 миллиграммнан артканда гына кеше җаваплылыкка тартыла ала иде. Ә бу ярты литр сыра, 40 грамм аракы яки бер бокал шәраб эчкәндә дә машина йөртергә ярый дигән сүз.

Хәзер исә канда спирт бөтенләй булмаска тиеш. Машина йөртүчеләр өчен «коры закон» Европа тәҗрибәсенә таянып кертелде. Европаның күп илләрендә инде күптәннән эчкән килеш машина йөртергә ярамый


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе