Татарстан мөселманнары яңгыр сорап намаз укырга җыена

Быелгы корылык Татарстан халкын борчуга салуын дәвам итә. Кыска вакытлы яңгырлар урамдагы тузанны гына басып китә. Кырлар-басулар исә кибеп-көеп утыра. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек

БӘЙЛЕ
2010 Июл 23
Быелгы корылык Татарстан халкын борчуга салуын дәвам итә. Кыска вакытлы яңгырлар урамдагы тузанны гына басып китә. Кырлар-басулар исә кибеп-көеп утыра. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрылы мәгълүматлары буенча, быел бөтреклеләр уңышы 1 миллион тоннадан да кимрәк булачак. Үткән елларда Татарстанда кимендә 4-5 миллион тонна уңыш җыеп алына иде. Бәрәңге уңышы да быел күпкә кимрәк булыр, дип көтелә.

Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый бу уңайдан республика мәчетләренең имам-хатыйпларына бүген җомга намазыннан соң яңгыр сорап истыйка намазын да укырга киңәш итте.

Гадәттә истыйка намазын мөселманнар җәмәгать белән укый. Еш кына мондый намазлар кырга чыгып башкарыла. Аннан соң яңгыр сорап корбан чалына. Мөселманнар әлеге догалар, намазларнң файдасы булыр, шушы арада шифалы яңгырлар явар, дип өметләнә. 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе