Акция барышында 1 августка кадәр билетка заказ биргән пассажирларга билгеле бер рейсларга салым түләргә генә кирәк булачак. Билетка алдан түләп куючыларга тулы күләмдә компенсация түләнәчәк.
«Рамазан – күбрәк вакытны гаилә һәм дуслар белән үткәрә торган вакыт. Безнең авиакомпания пассажирларга сөенеч китерү өчен барысын да эшләргә әзер. Әлеге акция мөселманнар Рамазан аенда гаиләләре белән күбрәк вакыт үткәрсен өчен гамәлгә кертелә. Без клиентларга иң яхшы шартлар тудырырга тырышабыз. Алар моны кулдан ычкындырмасын иде», - ди «Flydubai» авиакомпаниясенең башкарма директоры Гейт Әл- Гейт.
Бушлай очу Баку-Дубай рейсы буенча һәм Кабул, Җибут, Эрбил, Истамбулдан кала, барлык юнәлешләрдә очучыларга эләгәчәк.
«Flydubai» авиакомпаниясе бүгенгә Дубайдагы бердәнбер очсызлы һава линиясе. Авиакомпаниянең очкычлары 22 юнәлештә пассажирлар ташый. Пассажирларга Boeing 737-800 очкычлары хезмәт күрсәтә. Компаниянең Бейрут (Ливан), Амман (Иордания), Дамаск һәм Алеппо (Сүрия), Хартум (Судан), Бахрейн, Катманду (Непал), Мускат (Оман), Кабул (Әфганстан), Күвейт, Лакнау (Һиндстан), Истамбул (Төркия), Латакию (Сүрия), Карачи (Пакыстан), Коломбо (Шри-Ланка) һәм Эрбиль (Гыйрак) юнәлешләрендә рейслары бар, дип хәбәр итә «IslamNews.ru» агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык