Бөекбританиядә хәләл бизәнү әйберләре сатыла

Бөекбританиядә мөслимәләр өчен хәләл бизәнү әйберләре сатуга чыгарылды. Хәзер кызлар составына спирт һәм хайван майлары кермәгән иннек, кершән,

БӘЙЛЕ
2010 Июл 23
Бөекбританиядә мөслимәләр өчен хәләл бизәнү әйберләре сатуга чыгарылды. Хәзер кызлар составына спирт һәм хайван майлары кермәгән иннек, кершән, кремнан рәхәтләнеп файдалана ала. Мондый косметика җитештерү тәкъдиме белән Бирменгем шәһәрендә яшәүче Сәминә Ахтар чыккан.

Сәминә төрле кремнар кулланырга ярата икән. Бервакыт ул һәрдаим куллана торган кремның составын тикшереп карарга булган. Сәминә үзе өчен ачыш ясый: әлеге кремны җитештергәндә спирт кына түгел, хәтта чучка плацентасы да кулланыла икән. Нәтиҗәдә, мөслимә «Samina Pure» маркалы косметика чыгарырга карар кыла.

Хәләл косметика үткән айда сатуга чыкты. Продукция Австралиядә сертификация үткән, сатуга да шуннан китерелә. Бер тюбик крем 12 доллар тора. Ә хәләл косметика җыелмалары 85 доллардан башлана.

Хәзер Сәминәнең 500ләп даими клиенты бар. Аларның саны тагын да артыр дип көтелә, чөнки Бөекбританиядә 1 миллионнан артык мөслимә яши. Әлеге яңалык Сингапур, Малайзия, АКШта да зур кызыксыну уяткан, дип хәбәр итә «BBC» каналы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе