И.Меражов:"Ислам диненә тап төшергән өчен җаваплылык тиеш!"

Россияне ң Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте каршында күптән түгел оештырылган Мөселманнарның хокукларын яклау комитеты җитәкчесе Илһам Меражов ислам диненә тап

БӘЙЛЕ
2010 Июл 22

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте каршында күптән түгел оештырылган Мөселманнарның хокукларын яклау комитеты җитәкчесе Илһам Меражов ислам диненә тап төшерә торган язмалар бастыру өчен җаваплылыкка тарту мәсьәләсен күтәрергә кирәк, дип саный.

“Тискәре тәрбия бирү технологиясе гади, - ди И.Меражов. – Нәфис фильмнар һәм телевизион тапшыруларда ислам символлары һәм атрибутикасы фонында үтереш, кан коеш, деструктив идеология һәм геройларның ислам күзаллавы өчен хас булмаган карашлары күрсәтелә. Мәсәлән, азан әйтү фонында мөселманча киенгән, ләкин кулына автомат тоткан кешеләрне йә әфьюн сатучыларны күрсәтәләр”. Бу сүзләрне комитет җитәкчесе Мәскәүдә үткән “Яшьләр арасында экстремизм идеологиясен профилактикалауда ислам мәгарифе һәм хокукый тәрбиясе” конференциясендә җиткерде.

И.Меражов шулай ук сәясәтчеләр һәм журналистлар тарафыннан дөрес булмаган терминнарны куллануны урынсыз, дип атады: “Бүген “җиһад” һәм “террор” сүзләре арасында тигезлек куялар. Тиздән мөселман һәм әфьюн сатучы да бер үк төшенчә буларак кабул ителәчәк. Хокукый яктан дөрес булмаган “ислам террорчылыгы”, “ислам экстремистлыгы”, “исламистлар”, “шаһидәләр”, шулай ук “традицион” һәм “традицион булмаган” ислам терминнарын куллану дөрес түгел һәм алай булырга тиеш тә түгел”.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе