Россиядә мәчет төзү җиңел түгел

Мәчетләр төзү хәтта Россиянең мөселманнар күр яшәгән төбәкләрендә дә зур проблема, дип белдерде Мәскәүдәге Мәрмәр

БӘЙЛЕ
2010 Июл 22

40,76 KbМәчетләр төзү хәтта Россиянең мөселманнар күр яшәгән төбәкләрендә дә зур проблема, дип белдерде Мәскәүдәге Мәрмәр мәчетнең имамы  Шамил Галәветдинов «Эхо Москвы» радиосына биргән әңгәмәсендә. Шамил Галәветдиновны радиодагы «Исламская идентичность и религиозный радикализм» тапшыруына чакырганнар иде.

«Хәтта җитәкчелек тарафыннан рәсми рөсхәт булса да, җирле хакимият мәчет төзелешенә барыбер аяк чалырга мөмкин. Мәскәү янындагы Громов шәһәрендә шулай булды», - ди Ш.Галәветдинов. Әңгәмә барышында ул үзенең Төньяк Кавказга сәяхәте турында сөйләде. Хәтта анда да мәчетләргә караганда чиркәүләр күбрәк төзелә, дип билгеләп үтте ул.

«Мин Кавказның бер республикасында булдым. Кайсы республика икәнен әйтеп тормыйм инде. Җитәкчелек вәкиле белән сөйләшеп торырыга туры килде. Аның сүзләренчә, республика халкының 60%ы ислам динен тота. Төбәктә шуңа күрә мәчетләр дә, чиркәүләр дә бар. Әмма чиркәүләрнең саны мәчетләрнекенә караганда күбрәк. Мәчетне төзекләндерергә яки яңадан төзергә Мәскәү рөхсәт бирә. Әмма җирле хакимият мөселманнарын бу уйларыннан бик тиз кире кайтара», - дип белдерде ул.

Бу уңайдан Галәветдинов Россияне Кытай белән чагыштырды. Әлеге ике илдә дә 20 миллион тирәсе мөселман яши икән. Әмма Мәскәүдә 4 кенә мәчет эшли, ә Пекинда - 70. Россия буенча мәчетләрнең саны 6000 тирәсе икән. Кытайда исә 30 000 мәчет мөселманнарга хезмәт күрсәтә. «Безнең тәрбиябез башка төрле шул. Яңаны төзергә түгел, искесен дә җимереп атарга тырышабыз», - диде борчылып Шамил Галәветдинов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе