Кытайда хатын-кызлар өчен мәчетләр дә бар

IslamNews.ru сайты Кытайда хатын-кызлар мәчетеләре турында яза. Рәсми мәгълүматлар буенча, Кытайда 21 миллионга якын мөселман яши. Биредәге ислам диненең бездәгесеннән иң зур аермасы –

БӘЙЛЕ
2010 Июл 22

28,91 KbIslamNews.ru сайты Кытайда хатын-кызлар мәчетеләре турында яза. Рәсми мәгълүматлар буенча, Кытайда 21 миллионга якын мөселман яши. Биредәге ислам диненең бездәгесеннән иң зур аермасы – хатын-кызлар өчен аерым мәчетләр булу. Кайфенгта, мәсәлән, бүген 16 хатын-кыз мәчете бар. Бу – ирләр өчен мәчетләрнең өчтән бер өлешен тәшкил итә. Махсус мәчетләрдә «имамлык» эшен дә хатын-кыз алып бара. Шундый «имам»нарның берсе – Яо Баохиа инде 14 ел ахонг вазыйфасын башкара. Фарсы традицияләренә охшашлатып, биредә аларны шулай дип йөртәләр. Әмма җәмәгать намазларын укыган вакытта ул ир-ат имамнар сыман алгарак чыгып басмый, бер рәттә укый. Яо Баохиа имамлыкка 4 ел өйрәнгән. Үзенең әйтүенчә, мәчеттә аның төп вазыйфасы – укытучы, остаз булу.

Кытайда хатын-кызлар өчен махсус мәчетләр XVII гасырда оешкан кызлар өчен Коръән мәктәпләреннән барлыкка килә. Моннан якынча 100 ел элек алар хатын-кызлар өчен җәмәгать белән намаз уку урынына әйләнәләр.

Хатын-кызлар өчен мәчетләр башка илләрдә әлегә юк. Башка җирдә мөслимәләр ирләр белән бер үк мәчеттә, бары башка бүлмәдә йә чаршау артында гыйбадәт кылалар. Кытайда исә аерым мәчетләр хәтта юридик яктан бәйсез санала. Шуңа да карамастан, хатын-кыз «имам»нарга барыбер ир-ат мәетен юу, мәетне соңгы юлга озату, балага исем кушу кебек йолаларны башкару рөхсәт ителми.

Илнең үзәгендә яшәүче мөселманнар бу күренешкә каршы килми. Ислам көчлерәк үсеш алган Пакыстан һәм Әфганстан белән чиктәш төбәкләрдә исә хатын-кызлар өчен аерым мәчетләрне бидгать, дип саныйлар.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе