Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәттә эшләүчеләр өчен дин белеме буенча махсус кулланма чыгарылды.
«Дәүләт. Дин. Толерантлык» («Государство. Религия. Толерантность») дип аталган китапны бүген Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсендә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттеләр. Идарәнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген республиканың төзәтү учреждениеләрендә төрле милләт һәм дин вәкилләре җәза үтә. Кулланмада исә Россиядә һәм Татарстанда киң татарлган диннәр турында шактый тулы мәгълүмат, кыскача аңлатмалар бирелә.
Дин белеме, диннәр тарихы турында мәгълүматлар колония хезмәткәрләренә кирәк. Чөнки җәза үтүчеләргә төрле дини китаплар җибәрелә. Алар арасында экстремистлык рухындагылары да булырга мөмкин. Шундый очракларны булдырмау максатыннан яңа китап җәза үтәтүчеләргә менә дигән ярдәмлек булачак.
Мисал өчен, 2010 елда гына Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәт вәкилләре тарафыннан шундый 14 брошюра тоткарланган. Алар барысы да махсус тикшерү органнарына юлланган, дип хәбәр итә «116.ру» сайты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык