Германиянең Гете исемендәге Франкфурт университеты ислам финанслары буенча бакалаврлар әзерләү программасын гамәлгә кертергә җыена. Программаны алдагы уку елының кышкы семестрында эшләтеп җибәрәчәкләр.
Программа исламның дини, мәдәни, тарихи аспектларын фәнни яктан өйрәнәчәк, дип хәбәр итә «ABNA» мәгълүмат агентлыгы.
Программаның беренче нәтиҗәләрен өч елдан соң бәяләргә мөмкин булачак. Өч елдан университет галимнәре аның фән үсешенә керткән өлешен билгеләп, әлеге программаны алга таба да калдырыргамы, юкмы икәнен хәл итәчәк.
Быел Германиядә ислам фәннәре институтларын ачу тәкъдиме дә яңгыраган иде. Алар яңа буын имамнар әзерләү өчен хезмәт итәчәк. Хөкүмәт исә илдәге 2-3 университетта мондый ислам институты үзәкләре ачарга рөхсәт итте, дип хәбәр бирә «Ислам.ру» сайты.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде