“KAZANSUMMIT 2010” форумын оештыручы Ислам бизнесы һәм финансларын үстерү фонды II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитын үткәрүдә теләктәшлек күрсәткәне өчен “Info-Islam” мәгълүмати порталына рәхмәт белдерә.
“Сезнең мәгълүмати басмагызның “KAZANSUMMIT 2010” эшчәнлегендә катнашуы ислам финанслары институтлары һәм этик бизнес үсешенә уңай тәэсир ясады, Россия, БДБ һәм ислам илләре арасында уңай мөнәсәбәтләр төзүгә яңа этәргеч бирде”, - диелә рәхмәт хатында
Исегезгә төшерәбез, II Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммиты (“KAZANSUMMIT 2010”) эшчәнлегендә 400 артык кеше катнашты. Алар арасында – федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге түрәләр, халыкара оешма һәм дипломатик миссияләр вәкилләре, депутатлар, топ-менеджерлар, инвесторлар, эшкуарлар, галимнәр һәм белгечләр. Кунаклар Россиядән генә түгел, ә Бельгия, Босния һәм Герцеговина, Бөекбритания, Германия, Гонконг, Бахрейн, Индонезия, Италия, Йәмән, Казахстан, Кипр, Кувейт, Ливан, Люксембург, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Палестина, Пакыстан, Согуд Гарәпстаны, Судан, АКШ, Төркия, Франциядән дә вәкилләр килде.
Саммит нәтиҗәләре буенча 2011 елның июнь аенда Казанда III Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитын үткәрергә, дигән кара кылынды. Саммитның башка нәтиҗәләре - http://kazansummit.ru сайтында.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык