Иордания эшкуарлары Үле диңгез буенда ислам курорты булдырырга җыена. «Әл-Бохара» дип исемләнәчәк бу ял йорты шәригать кануннары буенча эшләячәк. Ул тиз арада ислам архитектурасы үрнәге, әдәп-әхлак кыйммәтләрен саклаучы ял йортына әверелер, дип көтелә.
Комплекс 218 квадрат метр мәйданны биләп торачак. Проектны тормышка ашыру өчен 100 миллион доллар акча кирәк булачак. Төзелеш эшләрен инде быелның июль ахырында ук башларга ниятлиләр. Комплекс план буенча 2021 елга кадәр тулысынча әзер булырга тиеш. Бу вакытка заманча, иң соңгы таләпләргә туры килә торган 1000 кунакханә номеры әзерләнәчәк.
Проектны «Sama Jordan for investment» һәм «Jordan Agriculture Engineers Association» төркемнәре әзерләгән, дип хәбәр итә Tourism-Review сайты.
Ял йорты ислам кануннары буенча эшләү өстенә, гаилә кыйммәтләрен торгызу белән дә шөгыльләнәчәк. 16 мең квадрат метрлы ял зонасы мөслимәләр һәм аларның балалары карамагына тапшырылачак. Анда бассейннар, төрле күңел ачу корылмалары булачак.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык