Пенза шәһәре җәмигъ мәчетендә төзелеш эшләре башланды. Җиңү проспектында урнашкан яңа мәчет берьюлы 800 мөселманны кабул итә алачак. Мәчет бинасы 2 катлы булыр, дип көтелә. Подвал катын да буш тотарга җыенмыйлар. Анда өстәмә бүлмәләр булачак. Манараның биеклеге - 29 метр, ә мәчетнең гомуми биеклеге 40 метрдан артык булачак.
Мәчет зур ислам комплексының бер өлеше булып, дип ниятләнә. «Мәчет янында Пенза өлкәсенең Диния нәзарәте һәм укыту үзәге урнашачак. Укыту үзәгендә заманча класслар, дини белем алу өчен барлык мөмкинлекләр дә булачак», - дип хәбәр итә Пенза җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рафик хәзрәт Шаһбанов.
Аллаһ йорты янында кунакханә дә төзү күздә тотыла. Әлеге комплекс тирәсен яшелләндерергә дә җыеналар: бирегә агач утыртылачак, дип хәбәр итә «Пенза-Пресс» мәгълүмат агентлыгы.
Җәмигъ мәчетенә беренче нигез ташы 2000 елда ук салынган булган. Әмма төзелеш эшләре 10 елдан соң гына башланган. Бөтен кәгазьләрне булдырганчы, проект-смета документларын эшләткәнче, кирәкле акчаны җыйганчы шуның кадәр вакыт үткән. Акча дигәннән, әлеге мәчетне сафка бастыру өчен 50 миллион сум тирәсе акча кирәк, ди төзүчеләр.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык