Казан мэры Илсур Метшин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Төркиядә эш сәфәрендә. Истамбул мэры Кадыйр Топбаш чакыруы буенча Татарстанлылар юлга кичә кузгалды.
Ике шәһәр башлыгының Истамбулдагы рәисми очрашуы кичә булды. Казан мэры төрекләрне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә сәламләде, аларга Татарстаннан, татарлардан күп сәламнәр тапшырды, дип хәбәр итә Казан мэрының матбугат хезмәте. Очрашу барышында И.Метшин Истамбул мэрына «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле үзидарә» халыкара оешмасының Евразия төбәк бүлегеннән рәсми хат тапшырды. Әлеге хатта Кадыйр әфәнде Топбашны «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле үзидарә» оешмасының Президенты вазифасына тәкъдим итү турында язылган.
Илсур Метшин сүзләренчә, Истамбулга эш сәфәренең программасы бик бай. Татарстанлылар Шәһәрне планлаштыру үзәгендә, Синан Эрдем исемендәге спорт корылмасында, Флорья ял үзәгендә, «1453 ел манзарасы» дигән марих музеенда, шәһәр парткында, Төрки халыклар тарихы музей комплексында, «Medical Park» хастаханәсендә булырга ниятли.
Сәфәрнең үзәк чарасы буларак, Казан делегациясе Ататөрк аэропорты янындагы юл чишелешен карады һәм Юл хәрәкәтен күзәтү үзәгендә булды. «Без Истамбулдагы юл хәрәкәте белән идарә итү тәҗрибәсен өйрәнәбез. Казанда машина агымы елдан-ел артуны һәм тиздән башкалада үтәчәк Универсиаданы исәпкә алганда, әлеге мәсьәлә бүген безнең өчен бик мөһим», - диде Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, 2002 лда Төркиянең Истамбул шәһәре белән Казан арасында үзара багланышлар булдыру турында килешү төзелгән иде. Бер ай элек, 19 июньдә Истамбул мэры Кадыйр әфәнде Казанда булды. Алар биредә «Изге Болгар җыены»да һәм башкала Сабан туенда катнашкан иде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык