Россия халкының күбесе җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны һәм сыра эчүне чикләү турындагы тәкъдимне хуплый. Юрий Леваданың Аналитика үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәсе шуны күрсәтә.
Сораштыру Россиянең 45 төбәгендә үткәрелә. Аның нәтиҗәләренә күз салсак, Россия халкының 37 %ы тәмәке тарта икән. Тартучыларның уртача яше 18дән 39га кадәр. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең 82 %ы җәмәгать урыннарында тартуны чикләргә кирәк дип саный. Мондый фикер белдерүчеләрнең күбесе хатын-кыз һәм 55 яшьтән өлкәнрәк картлар икән.
Халыкның 51 %ы исә сыра эчүдән баш тартмый. Әмма сораштыруда катнашучылар сыраны эчсәң дә, өйдә яки кафе-ресторанда гына эчәргә кирәк, дип саный икән. Халыкның 76%ы җәмәгать урыннарында сыра чөмерүне чикләргә тәкъдим итә.
Әлеге сораштыруда 18 яшьтән өлкәнрәк 1600 кеше катнашкан, дип хәбәр итә «Медицина порталы».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык