Агымдагы елның алты аенда Россия туристлары Мисыр курортларыннан кайтып кермәгән. Быел Пирамидалар иленә Россия туристлары агымы 70 %ка арткан. Нәтиҗәдә, ярты ел эчендә 1 миллион 437 мең кеше Мисырны күреп кайткан. Бу саннарны Россия туристлык операторлары берләшмәсе хәбәр итә.
Үткән алты ай россиялеләр Мисыр кунакханәләрендә үткәргән төннәр исәбе буенча да тарихка кереп калган. Безнекеләр Мисыр кунакханәләрендә 13 миллион 300 төн үткәргән. Бу соңгы елларда иң зур күрсәткеч. Ватандашларыбыз Мисырга гадәттә уртача 9 көнгә килә икән. Бу үткән ел белән чагыштырганда 8%ка кимрәк.
Россиядән 141 мең турист июнь аенда Пирамида күрергә дип юлга кузгалган. Үткән ел белән чагыштырганда бу 38,3%ка күбрәк, дип хәбәр итә РИА «Новости».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык