Тәтеш районының Кызыл Тархан авылында коеларны төзекләндерә башлаганнар. Авылда барлык хуҗалыкларга да су кертелгән. Корылык вакытында да авыл сусызлыктан интекми. Әмма кое - авылның бизәге, ул һишчиксез булырга тиеш, дип саный Кызыл Тархан авылыннан Илдар Сөләйманов. Нәкъ менә ул туган авылындагы коеларны төзекләндерү эшен башлап җибәргән.
Кызыл Тархан авылында барлыгы 8 кое бар икән. Ләкин аларның икесе генә бүген халыкка хезмәт күрсәтә. Өченче коены төзекләндерүгә авыл картлары үзләре тотынган. Җирле үзидарә башлыгы аларга кирәкле барлык төзелеш материалларын да алып кайтып биргән. Нәтиҗәдә, хәзер өченче коедан да су эчәргә мөмкин.
Быелның ахырына кадәр Кызыл Тархандагы тагын 3 коены төзекләндеререгә ниятлиләр, дип хәбәр итә «Авангард» газетасы.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде