Папуаслар күпләп ислам диненә күчә башлаган

Папуа-Яңа Гвинея дәүләтендә яшәүчеләр күпләп ислам диненә күчә, дип хәбәр итә IslamNews.ru корреспонденты. Илнең башкаласы Морсби

БӘЙЛЕ
2010 Июл 21

29,59 KbПапуа-Яңа Гвинея дәүләтендә яшәүчеләр күпләп ислам диненә күчә, дип хәбәр итә IslamNews.ru корреспонденты. Илнең башкаласы Морсби шәһәрендә Малайзия һәм Согуд Гарәпстаны мөселманнары ярдәме белән төзелгән мәчеттә намазга чакырып, көн саен 5 тапкыр азан әйтелә. Хәзер бирегә күптән түгел христиан диненнән исламга күчкән мөселман-папуаслар күпләп йөри башлаган.

Порт-Морсби мәчетендә хәзер Халид исемен алган, Марк Эфай исеме астында билгеле булган боксчы имамлык итә. Ул Малайзиядә дини белем алып кайткан. «Бик күп папуаслар ислам динен кабул итә, - ди Халид. – Бу аларның башка диннәрне яратмавына бәйле түгел. Исламда алар үзләрен уңайлы хис итә, шул гына. Ислам тәгълимате, башка диннәр белән чагыштырганда, төгәлрәк һәм аңлаешлырак». Җирле халык мөселман булуына этәргеч биреп торучы тагын бер як бар. Ул да булса, җирле меланезия гадәтләренең шәригать кануннарына охшаш булуы.

Папуаслар ислам динен 1990 еллар башында кабул итә башлый. Хәзер алар арасында 4 меңнән артык мөселман бар. Кайвакыт исламга хәтта авыллары белән күчәләр. Мөселман балалары өчен мәчет каршында мәдрәсә дә эшли.

Папуа-Яңа Гвинеяның христиан дине башлыклары мөселманнарга уңай карый. «Исламның максатлары һәм бик күп мәсәләләргә карашы христиан динендәге сыман. Ул бөтен дөнья халыкларын берләштерергә тели», ди бу уңайдан пастор Джозеф Волтерс.

Әмма кешенең бер диннән икенчесендә күчү бөтен кеше тарафыннан да хупланмый. Төрле кимсетү очраклары да, исламофобия күренешләре дә булгалый. Мәсәлән, Порт-Морсби мәчетен яндырган булганнар. Ә ил министрларының берсе «ислам илдә тынычлык һәм бердәмлек өчен куркыныч тудыра», дигән.

YouTube сайтында урнаштырылган видеоязмада Халид кайберәүләрнең кеше сүзенә бәйле булуы турында әйтә. Бу зур проблема тудыра. «Әмма Новая Гвинеяда ислам динен тотучылар арткан саен, безгә мөнәсәбәт үзгәрер», - дип ышана Халид.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе