25 июльдән 4 августка кадәр Казанда спортның су асты төрләре буенча Европа Чемпионаты үтәчәк.
Европа беренчелегендә көч сынашу өчен 20 илдән 200дән артык спортчы килергә тиеш. Алар Австрия, Бельгия, Чехия, Эстония, Финляндия, Франция, Германия, Греция, Венгрия, Италия, Литва, Польша, Испания, Төркия, Украина кебек илләрдән җыелачак.
Иң кызыгы, әлеге ярышларда мөселман спортчылары командасы да көч сынашачак. Су асты спорты мөселманнар Лигасына кергән спортчылардан тупланган команда инде катнашырга гариза биргән. Әлеге Лига мөселман спортчылары тәкъдиме белән 2009 елда оештырылган иде.
Ярышларда Халыкара Олимпия Комитеты, Су асты спорты халыкара федерациясе (CMAS), Россия Олимпия Комитеты вәкилләре, Россия Су асты спорты федерациясе җитәкчелеге, төрле халыкара һәм Россия спорт оешмаларыннан әйдәп баручы белгечләр дә катнашачак.
Спортчылар йөзү, дайвинг, акватлон, марафон дистанциясенә йөзү кебек спорт төрләре буенча көч сынашачак.
Европа беренчелеге «Олимп» һәм «Ак Барс» спорт комплексларында оештырыла.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык