Россиядә исеркеч эчемлекләр сату кичтән иртәнгә кадәр тыелырга, ә аракы бәясе 300 сумнан да ким булмаска тиеш. Бу турыда Россиянең баш санитар табибы, Роспотребнадзор башлыгы Геннадий Онищенко «Селигер» форумында җыелган яшьләр белән очрашу вакытында әйтте.
Баш санитар табиб яшьләргә аракының организмга зыяны турында сөйләде. Шулай ук ул яшьләргә үз төбәкләрендә кичке вакытта аракы сатуны тыю буенча закон проектын тәкъдим итәргә кушты. Аракыга «комендант сәгате» кертү күп кенә яшьләрне исереклектән саклап калыр иде, ди Роспотребнадзор башлыгы.
«Селигер»да ял итүче яшьләр исә кибетләрдә сатылучы куллану вакыты беткән азык-төлекне кулланыштани алу буенча проект тәкъдим иттеләр. Онищенко әлеге фикерне дә хуплады, аның бик вакытлы булуын билгеләп үтте, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык