«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» әбезме?

Татарстанда 27 июльдә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе старт ала. Әлеге акция быел дүртенче тапкыр оештырыла. Бу хакта бүген ТР Мәдәният министрлыгы бинасында видеоконференция

БӘЙЛЕ
2010 Июл 21

56,62 KbТатарстанда 27 июльдә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе старт ала. Әлеге акция быел дүртенче тапкыр оештырыла. Бу хакта бүген ТР Мәдәният министрлыгы бинасында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә ТР Президентының Социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Быел республикада 37 356 бала беренче сыйныфка бара. Шуның 7633е – аз керемле, әти-әниләре инвалид булган, тәрбиягә алынган, имин булмаган гаиләләрдә үсә. Алар арасында физик мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар да бар. Бу укучылар башка балалар янында үзләрен ким хис итмәсен өчен, аларны мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итү бурычы куела. Быел баланы беренче класска җибәрү өчен уртача 2 мең сумлык кирәк-ярак җыярга кирәк.

Узган елда мондый хәйрия ярдәме беренче сыйныфка баручы - 15 740 укучыга, II-XI сыйныфның 2673 укучысына күрсәтелгән. Хәйрия акциясеннән 19 млн. сумнан артык акча кергән. Бигрәк тә республиканың нефть чыгару белән шөгыльләнүче оешмалары, Серго исемендәге завод, «Алмаз» ачык акционерлык җәмгыяте, 140лап коммерция ширкәтләре һәм шәхси эшмәкәрләр активлык күрсәткән.

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе 25 августка кадәр дәвам итәчәк.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе