Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару җыенының Мәгълүматлаштыру, җәмәгать оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү комитеты Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Россия Федерация Советы рәисе Сергей Миронов һәм Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызлов исемнәренә язылган мөрәҗәгатен хупламавын белдерде. Исегезгә төшерәбез, әлеге хатта Россиядә истәлекле даталар исемлегенә Ислам динен кабул итү көнен кертү сорала иде. Бүген үткән утырыш вакытында Түбән Новгород Закон чыгару җыены әлеге көн кирәкми дигән карар кабул итте.
Комитет рәисе Сергей Красиков фикеренчә, бөтен конфессия вәкилләре дә хокукларын якларга мөмкин, әмма бу датаны кабул итү башка конфессия вәкилләре тарафыннан шундый ук мөрәҗәгатьләр дулкынын тудырачак.
Закон чышару җыены депутаты Владислав Егоров исә Раштуа дәүләт статусында булгач, Татарстан депутатларының мөрәҗәгатьләрен хупларга кирәк, дип исәпли. «НТА-Приволжье» аның түбәндәге сүзләрен китерә: «Бу эшне, дини бәйрәмнәрне дәүләтләштереп, Россия хөкүмәте үзе башлап җибәрде. Хәзер аны ничек туктатырга икәнлеген уйласыннар. Ислам да тулы канлы дин. православиегә бирелгән чыгарылмалар аңа да тиеш».
Бу турыда IslamNews.ru хәбәр итә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык