Дубайда үткән «Reform Competition» конкурсының җиңүчесе дип фин архитекторы Даниел Андерсон һәм Германиядән Кристина Фюгельның «Мантия» мәчете проекты иң яхшысы дип табылды. Авторлар әйтүенчә, тәкъдим ителгән проект – вертикаль юнәлештәге традицион мәчетнең үзенчәлекле интерпретациясе. Беренче катта – җәмәгать зонасы, югарырак – намаз залы һәм манара.
Фасадның вертикаль структурасы тоташ тимер-бетоннан ясалган, өстенә алтын йөгертелгән һәм үзара вертикаль пыяла элементлар ярдәмендә тоташтырылган. Тыштан бу вертикальләр ышанычлылык һәм көчне символлаштыра. Эчтән исә ут һәм шәүләнең балансын булдырырга ярдәм итә. Фасадка алтын йөгертү сыйфат һәм авторитетлык турында сөйли. Бинаның бөтен биеклеге буйлап борылмалы бизәк бара. Ул мәчетнең Мәккә тарафына сәҗдә кылуы иллюзиясен тудыра.
Мәчетнең беренче катында зур зал урнашкан. Бераз югарырак – мәгълүмати үзәк, коммерция һәм хезмәт бүлмәләре, аннан да югарырак – китапханә һәм 2 бүлмә.
Бинаның үзәгендә кыргый үсемлекләр һәм сулык ярдәмендә корылган бик матур бакча урнашкан. Бу сулык матурлык өчен генә түгел, ул тәһарәт алу өчен дә файдаланылачак.
Бераз югарырак урнашкан намаз уку залында өстендә ачык бакчалы манар урнашкан.
ArchDaily хәбәр итүенчә, мәчет бинасының эче ак төскә буялган. Бу мөселманнарның намаз укыган вакытта игътибарын читкә юнәлтмәс өчен эшләнгән.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык