Комсомольски-Амур шәһәренең җәмигъ мәчете нигезенә беренче таш салу тантанасы үтте. Гомуми мәйданы 537 кв.м. тәшкил иткән иман йорты Комшоссе һәм Киров урамнары киселешендә булачак.
Чарада җирле мөселман оешмалары вәкилләре, күрше төбәкләрдән кунаклар, шәһәр җитәкчелеге вәкилләре дә катнашты. Шәһәрдә 30 меңнән артык мөселман яши, дип исәпләнә. Нигездә, бу БАМ төзелешенә килеп, биредә төпләнеп калган татарлар, Урта Азия халыклары вәкилләренең балалары, дип хәбәр итә “komcity.ru”.
Мәчет бинасы каршында машиналар кую урыны һәм ял итү өчен мәйданчык кору да планлаштырыла. Төзелеш корылмалары, юл һәм мәйданчыклардан буш калган урынга күпеллык чирәм чәчеләчәк. Яшелләндерү өчен шулай ук куаклар һәм яфраклы агачлар утыртылачак.
Җирле мөселманнар сүзләренчә, мәчетне төзү җитәкчелек тарафыннан хупланган. Шуңа да алар тиздән яңа иман йортына гыйбадәт кыла алачакларына ышана. Бу өлкәдә тагын бер мәчет төзү мәсьәләсе әлегә хәл ителә. Мәсьәлә уңай хәл ителгән очракта, Владивосток шәһәре мөселманнары да яңа мәчетле булачак, дип хәбәр итә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык