Ислам конференциясе оешмасында Россия вәкиле Камил Исхаков журналистлар белән әңгәмә вакытында Согуд Гарәпстаныннан галимнәр чакырту кирәклеге турында хәбәр иткән иде. Әлеге белдерү уңаеннан ТР мөселман Диния нәзарәте рәисе урынбасары Вәлиулла Якуп Россиядә гарәп галимнәренә мохтаҗлык юк, диде. «Бездә бөтен дөньяга танылган Россия ислам университеты, төрле юнәлешләрдә дини кадрлар әзерләүче 5 ислам университет үзәге бар. Алар илгә җитәрлек күләмдә квалификацияле дини кадрлар әзерләп чыгара», - дип белдерде ул.
Вәлиулла хәзрәт Якуп сүзләренчә, «Согуд Гарәпстанында да төрле дәрәҗәдәге дин белгечләре бар. Барысы да Россиягә укытырга кемнәр килүеннән тора». Шулай ук Вәлиулла хәзрәт гарәп галимнәрен Төньяк Кавказга чакырырга кирәктер, бәлки, дип тәкъдим итте. «Төньяк Кавказда әнә үз-үзенә кул салучылар да күп. Анда җиһад сүзен дә дөрес аңлап бетермиләр. Кавказ яшьләрен тәрбияләүдә гарәп галимнәре үз өлешен кертә ала. Ә үзәк Россиядә чит ил галимнәренә мохтаҗлык юк. Биредә алар файдага караганда зыянны күбрәк китерәчәк», - диде Вәлиулла хәзрәт REGNUM мәгълүмат агентлыгына.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык