Индонезиянең Югары ислам шурасы кичә гаять «четерекле» мәсьәлә хәл итте: составына циветти дип аталган кечкенә имезүчеләрнең тизәкләре кергән кәһвәне мөселманнарга эчүне тыя торган фәтвә чыгаргамы, юкмы. Каһвәнең «Копи Лювак» дип атала торган бу бик сирәк төре циветтилар ашаган, аларның ашказанында булган ферментлар белән «эшкәртелгән» һәм табигый юл белән кире чыгарылган кофе бөртекләреннән ясала.
Дин белгечләре мөселманнарга тизәктә булган каһвә бөртекләреннән ясалган эчемлекне эчәргә ярау-ярамау мәсьәләсендә озак бәхәсләште. Нәтиҗәдә, каһвәне эчәргә ярывй, дип таптылар. «Озак киңәшкәннән соң, без мөселманнарга «Копи Лювак»ны эчү хәрәм түгел, дигән нәтиҗәгә килдек, - диде Индонезиянең Галимнәр шурасы рәисе Маруф Амьен матбугат конференциясендә. – Бу хәрәм түгел, чөнки каһвә бөртекләрен яхшылап юалар, нәҗестән чистарталар».
Шундый традицион булмаган эшкәртүдән соң алынган каһвә бөртекләре бик кыйммәт бәяләнә. Бер килограммы 600 доллар тора. Бөтен дөньяда аны бары 200 килограмм җитештерәләр. Һәм моның белән циветтилар яши торган берничә утрауда, шул исәптән Индонезиянең Ява, Суматра, Сулавеси утрауларында гына шөгыльләнәләр, дип хәбәр итә MIGnews.com.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык