«Сәләт-Шәхес» лидерлар мәктәбе быел 10-27 августта үтә

«Сәләт» аланнары үз эшчәнлеген дәвам иттерә. Хәзер «Сәләт»леләр дүртенче сменага балалар туплый. Дүртенче смена инде берничә ел рәттән

БӘЙЛЕ
2010 Июл 21

38,26 Kb«Сәләт» аланнары үз эшчәнлеген дәвам иттерә. Хәзер «Сәләт»леләр дүртенче сменага балалар туплый. Дүртенче смена инде берничә ел рәттән «Сәләт-Шәхес» лидерлар мәктәбе буларак оештырыла. Быел «Сәләт-Шәхес» 10-27 августта.

Лагерь 5-11нче сыйныф укучылары өчен. Катнашучылар район, республика һәм Россия күләмендә оештырылган бәйге-олимпиадалар нәтиҗәсендә сайлап алынды. Шулай ук чит төбәкләрдә яшәүче татар балалары да «Сәләт»не үз итә. Быел да Марий-Эль, Удмуртия, Самара, Ульяновски балалары ‹Сәләт-Шәхес»тә ял итәчәк, ди оештыручылар. Балалар белән махсус әзерләнгән, әйдаманнар мәктәбендә укып, конкурста җиңү яулаган студентлар һәм дәрәҗәле, чит илләрдә укып, эшләп тәҗрибә туплаган укытучылар эшли. Аланда чит ил студентлары һәм укытучылары да катнаша.

Дүртенче сменаның максаты — фән белән кызыксынучы балаларга үсеш юлларын күрсәтү, лидерлар һәм заман таләпләренә туры килердәй шәхес тәрбияләү.

«Сәләт-Шәхес» аланында дәресләр иҗади остаханә һәм махсус курслар рәвешендә оештырылган. Биредә «Математика», «Физика», «Чит телләр», «Татар теле», «Психология», «Журналистика», «Икътисад белеме» остаханәләре, бию, вокал, дизайн, театр буенча махсус курслар эшли. Үз-үзеңне өйрәнү һәм аңлауга юнәтелгән психологик тренингларга аерым игътибар бирелә. Быел балаларга сәнгатьле сөйләм, проектлар эшләү, лидерлык нигезләре, креатив фикерләү буенча да дәресләр биреләчәк.

Программада фәнни-гамәли конференцияләр, семинар, түгәрәк өстәлләр, танылган шәхесләр, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар да каралган. Аланда «Потанин ярышлары», «Квэст», «Йолдызлар яңгыры» кебек мәдәният һәм спорт чараларына да аерым вакыт билгеләнгән. Футбол, волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, пионербол, шахмат буенча алан беренчелекләре дә оештырыла.

«Сәләт-Шәхес»тә ял итәргә теләүчеләр (843) 293-82-00 телефоны буенча языла яки selet.biz сайтында анкета тутырып җибәрә ала.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе