19 июльдә Бөтендөнья Татар яшьләре форумы Бюросы рәисе Руслан Айсин һәм Бюро әгъзасы Айрат Фәйзрахманов «Дуслык» төбәкара программасы эшендә катнашучылар белән очрашты. Без бу программа турында хәбәр иткән идек инде. Исегезгә төшерәбез, анда Россиянең 19 төбәгеннән һәм Казахстаннан 13-17 яшькә кадәрге 150 бала катнаша. Алар арасында – олимпиадаларда, бәйгеләрдә җиңүчеләр, балалар җәмәгать оешмалары активистлары. Лагерь республиканың Биектау районында урнашкан «Костер» укыту-сәламәтләндерү үзәгендә үтә.
Балалар моңарчы күренекле галимнәр, югары уку йорты укытучылары, язучылар белән очрашырга, Болгар архитектура музей-тыюлыгын, Универсиада корылмаларын карарга, Г.Тукайның туган авылы Кырлайда булырга өлгерде инде.
Р.Айсин белән А.Фәйзрахманов аларга Бөтендөнья Татар яшьләре форумы, аның төп юнәлешләре, тормышка ашырыла торган проектлары белән таныштырды. Балалар, үз чиратында, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясен искә төшерде. Кайсыларының бу чарда хәтта катнашканы да булган.
Очрашу вакытында татар яшьләре хәрәкәте үсешенә бәйле күп мәсьәләләр буенча сөйләшү алып барылды. Кунаклар үсмерләрнең милләтнең киләчәгенә битараф булмавына сөенүен белдерде. Яшь булуларына карамастан, аларның кайберләре үзләре яши торган төбәкләрдә җирле татар яшьләре хәрәкәтләрен җитәкли. Аеруча төмән өлкәсеннән килгән кызлар-егетләрнең тырышлыгы гаҗәпләндерде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык